Помощь в трудоустройстве гражданам старшего возраста
11.07.2019
ГКУ ЦЗН Муслюмовского района информирует о том, что с целью содействия занятости граждан старшего возраста Роструд запустил специализированный раздел «Опытные кадры» на портале «Работа в России». Он предназначен для помощи в трудоустройстве граждан предпенсионного и пенсионного возраста, желающих найти работу. Резюме данных соискателей, а также тех, чей трудовой стаж превысил 30 лет, помечаются специальным отличительным знаком. Если такие резюме соответствуют поисковому запросу работодателя, то они будут показаны ему в первую очередь.
Өлкән яшьтәге гражданнарга эшкә урнашырга ярдәм итү
11.07.2019
“Мөслим районы мәшгульлеге үзәге” дәүләт казна учреждениесе, өлкән яшьтәге гражданнарның мәшгульлегенә ярдәм итү максатыннан, Роструд “Работа в России“ порталында "Опытные кадры" дип аталучы махсус бүлек булдыруын хәбәр итә. Әлеге бүлек эш табарга теләге булган пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга эшкә урнашырга булышу өчен булдырылган. Әлеге эш эзләүчеләрнең һәм 30 елдан артык хезмәт стажы булганнарның резюмелары аерым махсус билге белән тамгалана. Андый резюмелар эш бирүченең таләпләренә туры килсә, алар эш бирүчегә иң беренче чиратта күренә.