"Россиядә эш" порталы турында
"Россиядә эш" порталы (алга таба - «Портал») хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора.
Эш бирүче порталда теркәлергә һәм анда буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат урнаштырырга хокуклы.
Ай саен порталда буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар барлыгы турында мәгълүмат урнаштыручы эш бирүче «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Россия Федерациясе Законының 25 нче маддәсе таләпләрен үтәгән дип санала.
Порталның үзенчәлеге булып :
- кулланучы өчен бушлай булуы ;
- контрагентларның ышанычлылыгы;
- реклама булмау;
- халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте органнары ягыннан ярдәм.
Порталда теркәлү ЕСИА мәгълүмат системасын кулланып башкарыла, ул дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүне тәэмин итә.
2020 елдан башлап мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүче барлык гражданнар да әлеге порталда шәхси кабинетка ия, аларның резюмеларын урнаштыру мөмкинлеге бар. Димәк, сез порталда резюмеларны таба һәм аларны әңгәмәгә чакыра аласыз.
Эш бирүченең шәхси кабинетында порталда хезмәткәрләрне эштән азат итү, оешма хезмәткәрләренең тулы булмаган эш белән тәэмин итү режимнарын кертү, шулай ук чикләү чаралары кертелү сәбәпле, вакытлыча читтән торып эшләү турында мәгълүмат җыю функциясе гамәлгә ашырылды. Конкрет предприятиеләргә ярдәм итү чараларын эшләү бары тик порталда тиешле мәгълүмат нигезендә генә башкарыла.
Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, сезне "Россиядә эш" Порталына теркәлергә чакырабыз
www.trudvsem.ru.
"Работа в России" порталында РФ Дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнгән эш бирүчеләр генә теркәлә ала. Компаниянең ЕСИА да теркәлүе буенча өстәмә мәгълүматны сылтама буенча карарга була
https://www.gosuslugi.ru/help/faq/c-1/1 к
Компаниянең ЕСИА да теркәлүе буенча сораулар килеп туган очракта, сезгә турыдан-туры РФ Дәүләт хезмәтләре порталына ярдәм итү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк:
сылтама буенча хәбәр калдырырга
https://www.gosuslugi.ru/feedback#_msg,
яки 8(800)100-70-10 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.